Татар кызына - ГЫЙЛЕМ

Татар кызына - ГЫЙЛЕМ

  • Yayın yılı: 2020
  • Dil: Tatar
  • Süre: 3:04

Şarkının sözleri aşağıdadır Татар кызына , sanatçı - ГЫЙЛЕМ çeviriyle birlikte

" Татар кызына " şarkısının sözleri

Çevirili orijinal metin

Татар кызына

ГЫЙЛЕМ

Кәефем күтәренке

Канатлар чыгар сыман

Чөнки мин бүген барам

Татар кызы янына

Сагынып көтеп торам

Ялтырап торган күзләрен

Ишетеп туя алмыйм

Аныӊ җылы сүзләрен

Әсирлектә йөрәгем

Ул минем теләгем

Мондый чибәрлекне мин

Берҗирдә дә күрмәдем

Акыллы, игелекле

Тәртиплек үрнәге

Татар кызына минем

Багышлана сүзләрем

Бар әйбер онытыла

Татар кызы янында

Һәрчакта оялдыра

Татар кызы алдында

Көн саен сагындыра

Татар кызы уемда

Күзләрем гел тартыла

Матур татар кызына

Матур татар кызына

Матур татар кызына

Күзләрем гел тартыла

Матур татар кызына

Матур татар кызына

Матур татар кызына

Сүзләрем багышлана

Матур татар кызына

Кечкенә чагымнан

Әбекәем өйрәтте:

«Бәбекәй, хатынга

Татар кызын ал инде!»

Шул көннән бу сүзләр

Кагыйдә булып калды

Вакыт үтеп барса да

Онытмыйм мин аларны

Әй!

Әй!

Бер гаиләдә

Туган телдә сөйләшергә

Һәрвакытта янәшәдә

Бер җан булып берләшергә

Тергезеп торучы

Гаилә учагын

Аныӊ йөзендә күрәм

Милләтем дәвамын

Хөрмәттә, тәртиптә

Салынсын юлларым

Татар кызы белән генә

Үтсен гомер еллары

2 milyondan fazla şarkı sözü

Farklı dillerde şarkılar

Çeviriler

Tüm dillere yüksek kaliteli çeviriler

Hızlı arama

İhtiyacınız olan metinleri saniyeler içinde bulun