Şarkının sözleri aşağıdadır Мина син генэ кирэк , sanatçı - Ильдар Хакимов çeviriyle birlikte
Çevirili orijinal metin
Ильдар Хакимов
Сагынып яна йөрәк очрашабыз ник сирәк?
Яшәр өчен, яшьнәр өчен, миңа бары син кирәк
Сиңа барыр юлымда үсә куе тал-тирәк
Адаштырмас өчен юлда, миңа бары син кирәк
Мең төрле газапларны сыйдыра бит бер йөрәк
Иң бәхетле булыр өчен миңа син генә кирәк
Сәлам килә үзең юк, өзелә шуңа үзәк
Серләремне сөйләр өчен миңа бары син кирәк
Яратулы караштан гөлләр үсә тизерәк
Иң матурын бирер өчен миңа бары син кирәк.
Мең төрле газапларны сыйдыра бит бер йөрәк
Иң бәхетле булыр өчен миңа син генә кирәк
Йөгереп менәр идем, таулары биегерәк
Шунда бергә менәр өчен миңа бары син кирәк
Авыр чаклар килгәндә, булырмын сиңа терәк
Сынауларны узар өчен, миңа бары син кирәк.
Мең төрле газапларны сыйдыра бит бер йөрәк
Иң бәхетле булыр өчен миңа син генә кирәк
Farklı dillerde şarkılar
Tüm dillere yüksek kaliteli çeviriler
İhtiyacınız olan metinleri saniyeler içinde bulun